Surah 112 · 4 verses · Yakub Ibn Nugman

Surah Al-Ikhlas in Tatar

In English with tafsir

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

112:1

قُلۡ هُوَ ٱللَّهُ أَحَدٌ

Әйт: әй Мухәммәд: "Ул – Аллаһ һич, тиңдәше вә охшашы булмаган ялгыз бер генә Аллаһудыр

112:2

ٱللَّهُ ٱلصَّمَدُ

Һичнәрсәгә, һичбер мәхлукка ихтыяҗы юк бәлки һәр мәхлукның хаҗәтен үтәүче Аллаһудыр

112:3

لَمۡ يَلِدۡ وَلَمۡ يُولَدۡ

Ул һичкемне тудырмады һәм һичкемнән тудырылмады

112:4

وَلَمۡ يَكُن لَّهُۥ كُفُوًا أَحَدُۢ

Вә һичкем Аңа тиң булмады. (Мөшрикләргә ошбу сүрәне укып төшендерергә кирәк)

Translation: Yakub Ibn Nugman.