Surah 111 · 5 verses · Yakub Ibn Nugman

Surah Al-Masad in Tatar

In English with tafsir

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

111:1

تَبَّتۡ يَدَآ أَبِي لَهَبٍ وَتَبَّ

Әбү Ләһәбнең ике кулы корысын һәм һәлак булсын! Һәм һәлак тә булды! (Әбү Ләһәбнең исеме Габдул Ґәзи булып Габдул Мутталлибнең угълы, вә Мухәммәд г-мнең атасы белән бертуган кардәшедер. Мухәммәд г-мнең иң зур дошманы иде, үзе һәм хатыны һәрвакыт пәйгамбәргә һәм мөселманнарга зарар тидерергә тырыштылар)

111:2

مَآ أَغۡنَىٰ عَنۡهُ مَالُهُۥ وَمَا كَسَبَ

Аңа ґәзабтан котылырга малы һәм кәсеп иткән нәрсәләре һич файда бирмәде

111:3

سَيَصۡلَىٰ نَارًا ذَاتَ لَهَبٍ

Тиздән ул Әбү Ләһәб ялкынлы утка кереп янар

111:4

وَٱمۡرَأَتُهُۥ حَمَّالَةَ ٱلۡحَطَبِ

Дәхи хатыны да утка керер утын күтәргән хәлдә

111:5

فِي جِيدِهَا حَبۡلٌ مِّن مَّسَدِۭ

Ул хатынның муенында хөрмә мунчаласыннан булган бау бардыр

Translation: Yakub Ibn Nugman.