Surah 113 · 5 verses · Yakub Ibn Nugman

Surah Al-Falaq in Tatar

In English with tafsir

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

113:1

قُلۡ أَعُوذُ بِرَبِّ ٱلۡفَلَقِ

Әйт, әй Мухәммәд, "Мин сыенамын таңның Раббысы Аллаһу тагаләгә күренеп вә күренмичә килә торган һәртөрле зарарлардан

113:2

مِن شَرِّ مَا خَلَقَ

Бар кылынган, яратылган һәр мәхлукның нинди булса да зарарыннан

113:3

وَمِن شَرِّ غَاسِقٍ إِذَا وَقَبَ

Вә караңгы төннең зарарыннан сыгынамын, һәркайчан караңгылыгы белән җир өстен капласа

113:4

وَمِن شَرِّ ٱلنَّفَّٰثَٰتِ فِي ٱلۡعُقَدِ

Дәхи сихыр – ырым төеннәренә төкерүче өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан, зарарыннан сыгынамын

113:5

وَمِن شَرِّ حَاسِدٍ إِذَا حَسَدَ

Һәм көнче дошманның авызлыкларыннан, зарарларыннан сыенамын, һәркайчан ул көнчелек ачуы белән зарар тидерергә теләсә

Translation: Yakub Ibn Nugman.