Surah 94 · 8 verses · Yakub Ibn Nugman

Surah Ash-Sharh in Tatar

In English with tafsir

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

94:1

أَلَمۡ نَشۡرَحۡ لَكَ صَدۡرَكَ

Әйә Мухәммәд г-м синең күкрәгеңне ачмадыкмы һәм иман, хикмәт белән күңелеңне йомшак кылмадыкмы

94:2

وَوَضَعۡنَا عَنكَ وِزۡرَكَ

Вә синнән авыр йөкне төшердек түгелме

94:3

ٱلَّذِيٓ أَنقَضَ ظَهۡرَكَ

Ул авырлык аркаларыңны авырттыра иде түгелме

94:4

وَرَفَعۡنَا لَكَ ذِكۡرَكَ

Һәм синең исемеңне кешеләр арасында мактаулы зекер белән дәрәҗәгә күтәрдек түгелме

94:5

فَإِنَّ مَعَ ٱلۡعُسۡرِ يُسۡرًا

Дөреслектә файдалы булган җиңеллек авырлыктан соң

94:6

إِنَّ مَعَ ٱلۡعُسۡرِ يُسۡرًا

Дөреслектә авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек табыла

94:7

فَإِذَا فَرَغۡتَ فَٱنصَبۡ

Бер хәерле эштән бушансаң, икенче хәерле эшне эшләргә тырыш

94:8

وَإِلَىٰ رَبِّكَ فَٱرۡغَب

Һәм Раббыңның рәхмәтенә кызык, Раббыңа таба ашык, һәм һәрвакыт Ул риза булачак хәерле эшләр белән мәшгуль бул

Translation: Yakub Ibn Nugman.