Surah 91 · 15 verses · Yakub Ibn Nugman

Surah Ash-Shams in Tatar

In English with tafsir

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

91:1

وَٱلشَّمۡسِ وَضُحَىٰهَا

Кояш белән вә аның нуры белән ант итәм

91:2

وَٱلۡقَمَرِ إِذَا تَلَىٰهَا

Вә ай белән, әгәр ул кояшка иярсә

91:3

وَٱلنَّهَارِ إِذَا جَلَّىٰهَا

Вә көндез белән, әгәр ул караңгылыкны капласа

91:4

وَٱلَّيۡلِ إِذَا يَغۡشَىٰهَا

Вә төн белән, әгәр яктылыкны капласа

91:5

وَٱلسَّمَآءِ وَمَا بَنَىٰهَا

Вә күк һәм аны бина итүче Аллаһ белән ант итәм

91:6

وَٱلۡأَرۡضِ وَمَا طَحَىٰهَا

Вә җир һәм аны түшәүче Аллаһ белән ант итәм

91:7

وَنَفۡسٍ وَمَا سَوَّىٰهَا

Вә нәфес белән һәм нәфесне үз файдасына яраклы иткән Аллаһ белән ант итәм

91:8

فَأَلۡهَمَهَا فُجُورَهَا وَتَقۡوَىٰهَا

Өйрәтте Аллаһ ул нәфескә явызлыкны һәм өйрәтте тәкъвалекне, яхшылыкны

91:9

قَدۡ أَفۡلَحَ مَن زَكَّىٰهَا

Тәхкыйк коткарды нәфесен гөнаһтан, аны пакьлаган кеше

91:10

وَقَدۡ خَابَ مَن دَسَّىٰهَا

Тәхкыйк Аллаһуның нигъмәтләреннән мәхрүм булды, җаһиллек белән нәфесен гөнаһка чумырган кеше

91:11

كَذَّبَتۡ ثَمُودُ بِطَغۡوَىٰهَآ

Сәмуд кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, нәфесләренең чиктән чыгуы сәбәпле

91:12

إِذِ ٱنۢبَعَثَ أَشۡقَىٰهَا

Дөяне үтерергә ашыктылар Сәмуд кавеменең явызлары

91:13

فَقَالَ لَهُمۡ رَسُولُ ٱللَّهِ نَاقَةَ ٱللَّهِ وَسُقۡيَٰهَا

Аларга Аллаһуның расүле Салих г-м: "Аллаһ дөясенә зарар тидерүдән һәм дөянең өлеше булган суны алудан сакланыгыз", – диде

91:14

فَكَذَّبُوهُ فَعَقَرُوهَا فَدَمۡدَمَ عَلَيۡهِمۡ رَبُّهُم بِذَنۢبِهِمۡ فَسَوَّىٰهَا

Алар исә Салихны ялганга тоттылар һәм дөяне бугазладылар, Раббылары аларны ґәзаб белән каплады, үзләренең гөнаһлары сәбәпле аларга ґәзабны һәммәсенә тигез бирде

91:15

وَلَا يَخَافُ عُقۡبَٰهَا

Аллаһ аларны ґәзаб кылганы өчен ахырда һичкемнән курыкмый

Translation: Yakub Ibn Nugman.