Surah 92 · 21 verses · Yakub Ibn Nugman

Surah Al-Layl in Tatar

In English with tafsir

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

92:1

وَٱلَّيۡلِ إِذَا يَغۡشَىٰ

Төн белән ант итәм, һәркайчан караңгылыгы белән капласа

92:2

وَٱلنَّهَارِ إِذَا تَجَلَّىٰ

Вә көндез белән ант итәм, һәркайчан яктырса

92:3

وَمَا خَلَقَ ٱلذَّكَرَ وَٱلۡأُنثَىٰٓ

Вә ирне һәм хатынны халык кылган Аллаһ белән ант итәм

92:4

إِنَّ سَعۡيَكُمۡ لَشَتَّىٰ

Тәхкыйк сезнең эшләрегез вә гамәлләрегез, төрлечә-төрлечәдер

92:5

فَأَمَّا مَنۡ أَعۡطَىٰ وَٱتَّقَىٰ

Әмма бер кеше Аллаһ күрсәткән урыннарга садакалар бирсә һәм Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланса

92:6

وَصَدَّقَ بِٱلۡحُسۡنَىٰ

Һәм Аллаһуның берлеген, Исламның хаклыгын вә Коръәннең һәм пәйгамбәрнең хаклыгын тәсъдыйк кылса

92:7

فَسَنُيَسِّرُهُۥ لِلۡيُسۡرَىٰ

Аңа җиңеллек вә рәхәтлек урыны булган җәннәткә алып керүче гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз

92:8

وَأَمَّا مَنۢ بَخِلَ وَٱسۡتَغۡنَىٰ

Вә әмма бер кеше саранлык кылса, вә үзен Аллаһуга вә ахирәт нигъмәтләренә мохтаҗсыз санаса, кирәксенмәсә

92:9

وَكَذَّبَ بِٱلۡحُسۡنَىٰ

Вә Аллаһуның берлеген һәм Коръәннең вә пәйгамбәрнең хаклыгын инкяр кылса

92:10

فَسَنُيَسِّرُهُۥ لِلۡعُسۡرَىٰ

Бик тиз Без аңа авырлык вә ґәзаб урыны булган җәһәннәмгә алып керә торган бозык эшләрне, батыл гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз

92:11

وَمَا يُغۡنِي عَنۡهُ مَالُهُۥٓ إِذَا تَرَدَّىٰٓ

Җәһәннәмгә егылып һәлак булганда аңа малы файда бирмәс

92:12

إِنَّ عَلَيۡنَا لَلۡهُدَىٰ

Тәхкыйк Безгә туры юлны бәян кылмак тиешледер

92:13

وَإِنَّ لَنَا لَلۡأٓخِرَةَ وَٱلۡأُولَىٰ

Әлбәттә, дөнья һәм ахирәт байлыгы фәкать Безнекедер. Шулай булгач, икесен дә Аллаһудан сорарга тиешле

92:14

فَأَنذَرۡتُكُمۡ نَارًا تَلَظَّىٰ

Ий кешеләр, Мин сезне куркыттым ялкынланган ут белән

92:15

لَا يَصۡلَىٰهَآ إِلَّا ٱلۡأَشۡقَى

Ул утка кермәс мәгәр бәхетсез явыз кеше генә керер

92:16

ٱلَّذِي كَذَّبَ وَتَوَلَّىٰ

Ул явыз, Коръәнне вә пәйгамбәрне ялганга тотты һәм Аллаһуга итагать итүдән баш тартты

92:17

وَسَيُجَنَّبُهَا ٱلۡأَتۡقَى

Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва кеше, ул уттан ягада, читтә булыр

92:18

ٱلَّذِي يُؤۡتِي مَالَهُۥ يَتَزَكَّىٰ

Ул тәкъва кеше малын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирер, гөнаһтан пакьләнмәк нияте белән

92:19

وَمَا لِأَحَدٍ عِندَهُۥ مِن نِّعۡمَةٍ تُجۡزَىٰٓ

Бит Аллаһ хозурыңда һичкемгә сәваб вә нигъмәт юк

92:20

إِلَّا ٱبۡتِغَآءَ وَجۡهِ رَبِّهِ ٱلۡأَعۡلَىٰ

Мәгәр сәваб вә нигъмәтләр бирелер, ахирәт өчен кыла торган гамәлләрен фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә һәм Аллаһ кушканча гына кылган тәкъва кешегә

92:21

وَلَسَوۡفَ يَرۡضَىٰ

Вә андый кеше тиздән Аллаһ биргән җәннәт нигъмәтләреннән разый булыр

Translation: Yakub Ibn Nugman.