Surah 86 · 17 verses · Yakub Ibn Nugman

Surah At-Tariq in Tatar

In English with tafsir

بِسۡمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ

86:1

وَٱلسَّمَآءِ وَٱلطَّارِقِ

Күк белән һәм Тарыйк белән ант итәм

86:2

وَمَآ أَدۡرَىٰكَ مَا ٱلطَّارِقُ

Ул Тарыйкның нинди икәнен сиңа нәрсә белдерде

86:3

ٱلنَّجۡمُ ٱلثَّاقِبُ

Ул Тарыйк раушән ялтыраучы йолдыздыр

86:4

إِن كُلُّ نَفۡسٍ لَّمَّا عَلَيۡهَا حَافِظٌ

Юктыр һичбер кеше, мәгәр һәрбер кеше янында аның барча эшен язучы фәрештә бардыр

86:5

فَلۡيَنظُرِ ٱلۡإِنسَٰنُ مِمَّ خُلِقَ

Адәм баласы үзенә карасын нәрсәдән халык кылынды

86:6

خُلِقَ مِن مَّآءٍ دَافِقٍ

Халык кылынды ятакка коелган судан

86:7

يَخۡرُجُ مِنۢ بَيۡنِ ٱلصُّلۡبِ وَٱلتَّرَآئِبِ

Ул су чыгадыр ирнең арка сөякләре арасыннан вә хатынның күкрәк сөякләре арасыннан

86:8

إِنَّهُۥ عَلَىٰ رَجۡعِهِۦ لَقَادِرٌ

Ул – Аллаһ үлгән кешене тергезергә, әлбәттә, кадирдер

86:9

يَوۡمَ تُبۡلَى ٱلسَّرَآئِرُ

Яшерен эшләр ачылган көндә

86:10

فَمَا لَهُۥ مِن قُوَّةٍ وَلَا نَاصِرٍ

кешенең Аллаһ ґәзабыннан качарга куәте булмас һәм ярдәмчесе дә булмас

86:11

وَٱلسَّمَآءِ ذَاتِ ٱلرَّجۡعِ

Яңгыр иясе булган күк илә

86:12

وَٱلۡأَرۡضِ ذَاتِ ٱلصَّدۡعِ

Вә үләннәр иясе булган җир белән ант итәм

86:13

إِنَّهُۥ لَقَوۡلٌ فَصۡلٌ

Тәхкыйк ул Коръән сүзе хакны батылдан аеручы хак сүздер

86:14

وَمَا هُوَ بِٱلۡهَزۡلِ

Ул – Коръән уен вә батыл сүз түгелдер

86:15

إِنَّهُمۡ يَكِيدُونَ كَيۡدًا

Тәхкыйк ул кәферләр Коръән сүзләрен юкка чыгарырга хәйлә төзиләр

86:16

وَأَكِيدُ كَيۡدًا

Вә аларны ґәзаб кылу өчен Мин чын хәйлә төзимен

86:17

فَمَهِّلِ ٱلۡكَٰفِرِينَ أَمۡهِلۡهُمۡ رُوَيۡدَۢا

Кәферләргә вакыт бир, азганлыкларында йөрсеннәр аларга бик аз гына вакыт бит

Translation: Yakub Ibn Nugman.